Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь , 20:26

Ялгыш атасын аткан

Оборона министрлыгы генералының абыйсы ауда улы кулыннан һәлак була.

Ялгыш атасын аткан
Ялгыш атасын аткан

11 октябрьдә Башкортстанның Мишкә районында бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә бер ир-ат һәлак булган. Бу хакта Башкортстан Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә. Алты кеше Олы Шады авылы янындагы урманга поши ауларга китә. Ир-атлар инде күп еллар дәвамында ауга йөргәннәр һәм быел да традицияне бозмаганнар. Тикшерү комитеты барысының да  рөхсәтләре һәм лицензияләре булуын да хәбәр итә. Аучылар пошины бик тиз тапканнар һәм ышыклану урыннарына урнашканнар. Иң кече яшьтәге аучы ут ача, ләкин тидерә алмый. Хайван куркып йөгерә башлый һәм шул мизгелдә ир-ат яңадан ата. Ләкин, кызганычка каршы, ул әтисенең башына эләгә. Ауда һәлак булучы белән бергә  шулай ук аның абыйсы – Оборона министрлыгы генералы да булган. Бөре районында яшәүчегә “саксызлык аркасында үлемгә китерү” буенча җинаять эше кузгатканнар.

 

Фото: Тикшерү комитеты фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: