-3 °С
Болытлы
Уфага Мәскәүдән тагын бер трамвай кайтартылды. Әзерлек эшләреннән соң ул линиягә чыгачак. Электротранспорт 5 нче номерлы маршрутта пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итте үзенең телеграм-каналында Уфа мэры Ратмир Мәүлиев.
Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән Уфа транспорт линияләренә Мәскәүдән килгән беренче PESA трамвае чыкты. Ул Польшада җитештерелгән.
Республика башкаласына барлыгы 69 Мәскәү вагоны тапшырылачак.