Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь , 22:23

Туймазы районын чебен баскан!

Туймазылылар Радий Хәбировтан ярдәм сорый.

Туймазы районын чебен баскан!
Туймазы районын чебен баскан!

Туймазы районында яшәүчеләрдән “Роспотребнадзор”га шикаятьләр агыла башлаган. Аңа караганда, чебен өере һөҗүм итә, ә һавадан сасы ис килә. Тавык тизәге исе һәм бөҗәкләр һөҗүменнән аеруча районның административ үзәге – Туймазы шәһәре, шулай ук, якындагы Дуслык, Собханкул, Нөркәй, Темир, Түбәнкүл авыллары  зыян күрә. Бөҗәкләр шәхси йортларны да, күпфатирлы йортларны да баскан. “Тавык тизәге исе  көндез дә, кичен дә  бетми. Хәзер шуңа өстәп  чебеннәр басты! Зинһар, чаралар күрегез”, – дип язган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрендәге битенә Алинә Ибраһимова.

Өстәвенә, туймазылылар билгеләп үтүенә караганда, җирле кибетләрдә чебенгә каршы дарулар да беткән. Туймазы районы халкы фикеренчә, чебеннәр һөҗүме һәм яман ис кошчылык фабрикасының кырларга тавык тизәген таратуы сәбәпле барлыкка килгән.

Кошчылык фабрикасында

тизәк чыгару эшләре туктатылган, кош гумусы башта эшкәртелергә тиешлеге таләп ителгән. Таләпләрне үтәмәү һәм кабат бозулар очрагында ведомство судка биреләчәк.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: