Көньяк Корея электроника һәм телекоммуникацияләр фәнни-тикшеренү институты (ETRI) тарафыннан эшләтеп җибәрелгән модель видеоязмаларны анализларга һәм реаль вакытта җинаять кылу хәвефен бәяләргә сәләтле.
Система видеоязмаларны "укып", кешеләрнең үз-үзен тотышын күзәтә. Һәм аны статистика белән чагыштырып, нәтиҗәләр ясый. "Dejaview" дип аталган технология, күп факторларны бәяләп, криминаль хәлләр үсешен фаразлый ала. Шул исәптән ул хәтта хокук бозулар төрләрен "таный". Белгечләр сүзләренчә, сынаулар барышында модель 82 проценттан артык төгәллек күрсәткән.
Модельнең шулай ук билгеле бер кешенең гамәлләрен контрольдә тоту сәләтенә ия. Рецидивларны булдырмау өчен система аның үз-үзен тотышын тирән анализлый ала. Шулай ук эш урынындагы персоналны күзәтергә мөмкин. ETRI вәкилләре сүзләренчә, алар 2025 ел ахырында "Dejaview"нең коммерция версиясен эшләтеп җибәрергә ниятли.
Фото: Freepik.