Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь , 10:35

Хаклы ялга – илле яшьтә!

Башкортстанда 45 меңнән артык педагог пенсиягә вакытыннан алда чыкты. Моның өчен ниләр кирәк соң? Аңлатабыз.

Хаклы ялга – илле яшьтә!
Хаклы ялга – илле яшьтә!

Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе олы педагогик стажга ия 45 420 укытучыга картлык буенча страховкалау пенсиясен вакытыннан алда билгеләде.

Русия Хөкүмәте карары белән пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы педагогик эшчәнлек стажы 25 ел һәм пенсия коэффициентлары җитәрлек булган укытучыларга бирелә. Пенсия коэффициентлары 2024 елда – 28,2, 2025 елдан – 30дан ким булмаска тиеш.

Пенсия билгеләгәндә шулай ук пенсия яшен арттыруга бәйле күчеш чоры да исәпкә алына. Әйтик, социаль фонд 25 еллык стажлары 2021 елда тулган педагогларга картлык буенча пенсияне вакытыннан алда быел гына түли башлады. 2021 елның 1 октябренә 25 ел хезмәт стажын тутырган укытучы пенсиясен 3 елдан соң гына, ягъни 2024 елның 1 октябреннән генә ала башлый. Ә инде 25 еллык педстажлары 2024 елда тулган укытучылар пенсияләрен 5 ел узгач кына, 2029 елда ала башлаячак. Менә шундый бигүк күңелле булмаган үзгәрешләр.

Эш бирүчеләр страховкалау взносларын вакытында түләп барган очракта, педагог стажына һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу, отпускта яисә больничныйда булу чоры да кертелә.

Җыелган стаж турында мәгълүматны “Госуслуги” дәүләт хезмәтләре порталында шәхси счеттан (ИЛС) выпискага заказ биреп алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елдан пенсиягә вакытыннан алда чыгарга хокуклы педагогик хезмәткәрләр исемлеге киңәйтелде. Хәзер аңа тьютор, физик тәрбия буенча инструктор һәм, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итүче, тәрбия буенча директор киңәшчесе вазыйфалары да кертелгән. Бу вазыйфаларда эшләү вакыты вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган махсус стажга кертеләчәк.

Әлеге мәсьәләләр буенча Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге белгечләреннән консультация алырга мөмкин. Телефон: 8 800 100 00 01 (шалтырату бушлай, эш графигы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00дән 18:00гә кадәр, җомга көнне 9:00дән 16:45кә кадәр).

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе.

Хаклы ялга – илле яшьтә!
Хаклы ялга – илле яшьтә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: