Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь , 11:12

Ми яшь калсын, дисәң

Галимнәр шуны ачыклаган: канда глюкоза микъдары арту баш миендә яңа нейроннар үсүне чикли икән.

Ми яшь калсын, дисәң
Ми яшь калсын, дисәң

Стэнфорд университеты галимнәре картаю процессын тикшергәннәр. Бу җәһәттән нейраль кәүсә күзәнәкләрнең активлаша алмау сәбәбен ачыклаганнар. Nature журналында бастырылган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, баш миендәге үзгәрешләр глюкоза транспортындагы метаболик үзгәрешләр һәм бозылулар белән бәйле икән.

Нейраль кәүсә күзәнәкләр яңа нейроннар җитештерүдә төп рольне уйный, әмма картлык чорында аларның активлыгы кими. Бу күренеш GLUT4 аксымы - глюкоза транспортеры белән бәйле, ул карт күзәнәкләрдә артык микъдарда туплана. Глюкозаның артуы күзәнәкләрне пассив хәлдә тота, бу исә яңа нейроннар үсүне чикли.

Тикшеренү карт яисә зарарланган баш миендә яңа нейроннар үсешен активлаштыру өчен фармацевтика һәм генетик ысуллар булдыру мөмкинлеген күздә тота.

Глюкоза метаболизмы белән бәйле юлларны ачу шулай ук диетаны үзгәртү кебек гади чараларны кулланырга мөмкинлек бирә.

Чыганак: Лента. ру.

Фото: Freepik.

Ми яшь калсын, дисәң
Ми яшь калсын, дисәң
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: