Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь , 20:02

«Добрая подписка» акциясе дәвам итә!

Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита СӘМИГУЛЛИНА СВОда катнашып һәлак булган яугирнең әти-әнисенә “Сельские узоры” гәзитенә подписка бүләк итте.

«Добрая подписка» акциясе дәвам итә!
«Добрая подписка» акциясе дәвам итә!

Башкортстанда «Добрая подписка» акциясе уза. Шушы көннәрдә акциягә Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина да кушылды. Ул махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган яугирнең әти-әнисенә «Сельские нивы» газетасына подписка бүләк итте.

Район башлыгы фикеренчә, халык матбугат аша социаль һәм мәдәни тормыш, көнүзәк проблемалар, якташларының казанышлары һәм уңышлары турында дөрес мәгълүмат алырга тиеш. Рита Сәмигуллина аеруча вакытлы матбугатны укырга яратуын белдерде.

Иртән яңа чыккан газетаны ачудан да татлырак нәрсә юк минем өчен. Районкабызны зур кызыксыну белән карап барам. Ул гади кешеләр, аларның шатлык-кайгылары, батырлык һәм горурлыклары турындагы материаллар белән тулы, – ди район башлыгы. – Ә кешеләр – районыбызның төп байлыгы, алар ата-бабаларыбызның данлы үткәненә лаеклы алмаш әзерли, кече Ватаныбыз үсешенә үз өлешләрен кертә.

Рита Сәмигуллина «Добрая подписка» эстафетасын җиденче чакырылыш Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтае депутаты Фәрит Гомәровка һәм алтынчы чакырылыш Стәрлетамак районы Советы депутаты Гүзәл Фәхретдиновага тапшырды.

«Добрая подписка» акциясе дәвам итә!
«Добрая подписка» акциясе дәвам итә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: