Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь , 09:49

Башкортстанда ничә йөзьяшәр бар?

Республикадагы иң өлкән кешегә 110 яшь тулган.

Башкортстанда ничә йөзьяшәр бар?
Башкортстанда ничә йөзьяшәр бар?

Русия Социаль фондының Башкортстан буенча идарәчесе Фәнил ВАХИТОВ әйтүенчә, республикада  1 миллион 134 мең кеше дәүләт пенсиясе ала. Шуларның 203е йөз яшьтән узган. Башкортстандагы иң өлкән пенсионерга – 110 яшь.

80 яшькә җиткәч, республика пенсионерлары югарырак пенсия алу хокукына ия булалар. Картлык буенча иминият пенсиясенә 8134,88 сум күләмендә билгеләнгән беркетелгән түләү (фиксированная выплата) 80 яшькә җиткәч ике тапкырга арта һәм 16269,76 сум тәшкил итә. Пенсияне яңадан исәпләү өчен Социаль фондның клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итү кирәкми, ул автоматик рәвештә башкарыла.

Русия Президенты Указы нигезендә 80 яшькә җиткәннәрне караучыларга ай саен 1380 сум (Урал коэффициенты белән) компенсация алу хокукы бирелә. Моның өчен алар эшләмәскә тиеш. Киләсе елдан I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау буенча компенсация түләүләрен билгеләү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. 2025 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан Социаль фонды бүлеге әлеге гражданнарның пенсияләренә, Урал коэффициентын исәпкә алып, 1380 сум өстәмә билгеләячәк. Өстәмә ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк. Шулай итеп, әлеге түләү ел саен артып барырга тиеш.

Бүген билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне өлкән буын кешеләренә игътибар күрсәтү өчен яхшы сәбәп. Шул ук вакытта ул пенсияңне вакытында һәм дөрес формалаштыруның никадәр мөһим булуын искә төшереп тә тора.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге.

Башкортстанда ничә йөзьяшәр бар?
Башкортстанда ничә йөзьяшәр бар?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: