Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь , 21:35

Русиядә ковидның яңа төре теркәлгән!

Русиядәге ике шәһәрдә Covid-19 ХЕС штаммы теркәлгән. Аның берсе Уфада!

Русиядә ковидның яңа төре теркәлгән!
Русиядә ковидның яңа төре теркәлгән!

Ковидның XEC дип аталган яңа төре беренче тапкыр 2024 елның июнендә Германиядә ачыкланган иде. Шуннан бирле аны инде берничә илдә – Бөекбритания, Дания, АКШ һәм башкаларда ачыклаганнар. Экспертлар аңлатканча, XEC симптомнары алдагы вариантларга охшаш: бизгәк, тамак авыртуы, йөткерү, ис сизү сәләтен югалту, аппетит югалу, тән авыртуы, арыганлык, баш авырту, томау. Чирнең яңа төре тиз тарала, ләкин омикронның башка вариантларыннан күпкә куркыныч түгел. Профилактика чаралары шундый ук: кешеләр күп җыелган урыннарда битлек кияргә, кулларны сабын белән юарга, бүлмәләрне җилләтергә, ешрак йөрергә, шулай ук туйганчы йокларга һәм азрак борчылырга тырышырга.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: