Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь , 09:33

Кызыл китап яңартылды

Уфа фән һәм технологияләр университеты (Вузара студентлар кампусы резиденты) белгечләре  Башкортстанның Кызыл китабын басмага әзерләгәннәр. Яңа басмада байтак үзгәрешләр бар.

Кызыл китап яңартылды
Кызыл китап яңартылды

Китап "Фән һәм университетлар" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә куелган. 

Башкортстан Республикасының Кызыл китабы - төбәктәге сирәк һәм юкка чыгып барган хайван төрләре турында рәсми фәнни-белешмә басма. Анда сирәк очрый торган һәм югалып баручы 140 хайван төре кертелгән, һәркайсына төгәл тасвирлама бирелгән, төсле рәсемнәре һәм  таралу урыннарының карталары китерелгән.

Яңартылган басмага 47 яңа (шул исәптән 30 умырткасыз һәм 17 умырткалы) хайван төре өстәлгән. Бер өлеше Русиянең Кызыл китабының яңа басмасыннан алынган, ә бер өлеше фауна ревизиясе нәтиҗәсендә өстәлгән: республика өчен яңа төрләр ачыкланган, таралу һәм саннары буенча яңа мәгълүматлар алынган. 

Бөҗәкләрнең исемлеге сизелерлек киңәйтелеп, соңгы елларда Башкортстанда беренче тапкыр табылган төрләр кертелгән һәм хайваннарның аерым игътибар һәм күзәтү таләп итә торган төрләренең исемлеге төзелгән. "Алдагы Кызыл китап моннан ун ел элек нәшер ителгән. 2014 ел белән чагыштырганда, басмадан 21 төр хайван алынган. Бер яктан, бу хәзерге вакытта төбәктә очрамаган, ә икенче яктан, саннары арткан һәм яшәү территорияләрен торгызган төрләр", - дип билгели Кызыл китапның баш мөхәррире, Уфа фән һәм технологияләр университетының биология һәм экология кафедрасы доценты Винер Хәбибуллин.

 

 

Кызыл китап яңартылды
Кызыл китап яңартылды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: