Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь , 10:49

Башкортстанда каратэга ничә яшь?

Башкортстанның Милли китапханәсендә Рөстәм Мәгъсүмов һәм Марс Әхмәдуллинның “Башкортстан Республикасында каратэ” китабы презентациясе узды.

Башкортстанда каратэга ничә яшь?
Башкортстанда каратэга ничә яшь?

 Китапта Башкортстан Республикасында каратэның барлыкка килү тарихы, аның төп төрләре – шотокан һәм ситор-рю чагылдырылган. Каратэның асылы, традицияләре, бөек сенсей-укытучылар төзегән өйрәтмәләрнең дәвамы, сугышчан сәнгать, фәлсәфә бу җыентыкта бар тулылыгы белән ачыла. Китапта спортчыларның һәм тренерларның шәхси архивларыннан эксклюзив фотографияләр урнаштырылган, бу китерелгән фактларның дөреслеген раслый. Китапның әлеге икенче басмасында авторлар элек җибәргән төгәлсезлекләр, даталар төзәтелгән, яңа материаллар өстәлгән.

Авторларның берсе, Россиянең каратэ буенча атказанган тренеры, Башкортстан Республикасының каратэ Федерациясе Президенты Рөстәм Мәгъсүмов сөйләвенчә, китап язуга беренче чиратта аны бу тормышта эз калдыру теләге рухландырган.

– Бу идея үзем туплаган белем багажы һәм тормыш тәҗрибәсенә бәйле яшь белән барлыкка килде. Чыганакларны эзли башладым, Башкортстанда каратэ кайчан барлыкка килгән, аны кем булдырган? Миңа җаваплар табу кызык иде. Республикада каратэ тарихы ярты гасырга сузылганлыгын ачыкладым, – ди ул.

Матбугат конференциясендә шулай ук китапның икенче авторы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, сәнгать белеме кандидаты Марс Әхмәдуллин, республикадагы каратэ федерациясенең баш судьясы Геворг Мкртчян, матбугат вәкилләре һәм каратэга битараф булмаган спорт сөючеләр катнашты.

Рөстәм Мәгъсүмов Милли китапханәгә «Башкортстан Республикасында каратэ» китабының берничә данәсен тапшырды.

Чыганак: Башкортстанның Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе.

Башкортстанда каратэга ничә яшь?
Башкортстанда каратэга ничә яшь?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: