Караидел районының «Звездный» ял базасында Башкортстан журналистлары «Журфест-2024» фестиваленә җыелды.
Фестиваль бер мәйданчыкка бөтен республиканың һәм башка төбәкләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары һәм матбугат хезмәткәрләрен җыйды. Русиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар килде. Катнашучылар өчен бай мәгариф, мәдәни һәм спорт программалары оештырылды.
Бүген журналист булу өчен интервью ала һәм репортажлар яза белү генә җитми. Заманча мәгълүмати технологияләрнең үсеше журналистлардан заман белән бергә атлауны гына түгел, ә алдан баруны, бөтен яңалыкны үзләштерүне һәм үзеңә генә хас яңа алымнарны уйлап табуны таләп итә. Бу яклап журналистлар өчен федераль экспертлар үткәргән мастер-класслар аеруча файдалы булды.
Журналистлар фестивале безнең республикада инде 13 ел уздырыла. Ел саен матбугат вәкилләре көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыша, республикабызның иң матур почмакларында ял итә. Шул рәвешле, ял һәм эш бергә үрелеп бара.
Ринат РАЗАПОВ фотосы.