Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь , 14:10

“Рус гениен данлыйбыз”

25 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр ил буенча бөек шагыйрь А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган бөтенрусия акциясе үтәчәк.

“Рус гениен данлыйбыз”
“Рус гениен данлыйбыз”

2024 елның 25 сентябреннән 15 октябренә кадәр “Мәдәният – мәктәп укучыларына” ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган «Во славу русского гения» дип аталган бөтенрусия акциясе узачак.

Пушкин иҗаты барыбызга да кечкенәдән үк таныш. «Балыкчы һәм балык турында әкият»тән башлап, мәктәптә без аның шигырьләрен өйрәнәбез, пьесаларын карыйбыз һәм прозасын укыйбыз. Быел, әдипнең юбилее уңаеннан, аның бәяләп бетергесез мирасына кабат мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

Русиянең мәктәп укучыларын иҗади конкурста катнашырга һәм үзләренең әдәби, артистик һәм сәнгать талантларын төрле номинацияләрдә күрсәтергә чакырабыз. Алар түбәндәгечә:

“Пушкин һәм театр” – автор әсәрләре буенча куелган тамаша яки спектакльләрдән өзекләр.

Катнашу өчен: AVI, MP4, 3GP яки MPEG форматындагы 20 минутка кадәрге видеоролик  «Яндекс.Диск»ка йөкләнә, роликка сылтама заявкада күрсәтелә.

“Пушкин укулары” –  А.С. Пушкин әсәрләрен уку.

Катнашу өчен: AVI, MP4, 3GP яки MPEG форматындагы 5 минутка кадәр видеоролик «Яндекс.Диск» ка йөкләнә, роликка сылтама заявкада күрсәтелә.

“Яңа гасырда да Пушкин безнең белән” – шагыйрьгә һәм аның мирасына багышланган үз әсәреңне иҗат итү.

Катнашу өчен: Word форматындагы 3 биткә кадәрге документ заявка формасына беркетелә.

“Пушкин рәсем сәнгатендә” – А.С. Пушкин портреты яки аның бер әсәренә иллюстрация.

Катнашу өчен: JPEG форматындагы бер сурәт заявка формасына беркетелә.

Исегездә тотыгыз! Акциядә катнашырлык эшләрегез берәү генә түгел икән, аларның һәркайсын тапшыру өчен яңа заявка булдырырга кирәк. Бер укучы иң күбе өч эш белән бер яки берничә номинациядә катнашырга мөмкин. Гаризалар 25 сентябрьдән алып 15 октябрьгә кадәр «Культурадляшкольников.РФ» порталындагы шәхси кабинетыгыз аша кабул ителә.

Акция нәтиҗәләре буенча танылган театр һәм әдәбият эшлеклеләреннән торган эксперт комиссиясе порталда бастыру өчен иң яхшы 50 эш-җиңүчене сайлап алачак. «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты Русиянең Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, Мәдәни стратегияләр һәм проект идарәсе үзәге (РОСКУЛЬТПРОЕКТ) һәм Русия Мәдәният Фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла. Бу башлангыч балаларга үз сәләтләрен ачып, илебезнең уникаль мәдәниятен баетуга хезмәт итәчәк.

Фото: https://turgenev.ru

“Рус гениен данлыйбыз”
“Рус гениен данлыйбыз”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: