Русиядә иң озын шәһәр – Волгоград, Ул Иделнең уң ягы буйлап 70 километрга кадар сузылган.
* * *
Обь бассейнындагы ике елганың исемнәре бер генә хәрефтән тора: Ю һәм Я. Ике хәрефтән торган елгалар байтак. Мәсәлән, Ух, Ия, Ыы, Яя һәм башкалар,
* * *
Иң сирәк очрый торган исемнәр революциядән соң, 20-30 нчы елларда барлыкка килә. Аларның кайберләрен әле хәзерге көннәрдә дә очратырга мөмкин. Ким (Коммунистический Интернационал Молодежи), Октябрина, Владлен (Владимир Ленин). Әмма барлык исемнәр дә вакыт сынавына түзә алмаганнар. Алар арасында иң сирәк очрый торганнары һәм колакка ятышсыз яңгырый торганнары – Лагшмивар (Лагерь Шмидта в Арктике), Цас (Центральный аптечный склад), Даздраперма (Да здравствует Пөрвое Мая), Персострат (Пөрвый советский стратостат), Электрик.
* * *
Русиядә иң кыска фамилияләр – Е, Ю, О яисә До, То, Як, Ен, Ан. Иң гадәти булмаганнары Бёда, Вода, Вчерашний, Добрыйдень, Добрыйвечер, Дельфин, Ейбогин, Жуликов, Заднеулица, Задависвечка, Зачешигриву, Калоша, Крошка, Кузя, Кукиш, Кукла, Куку, Крутипорох, Мандюк, Непейвода, Непейливо, Оридорога, Сковорода, Тыква, Хватаймуха, Убейволк, Убейконь, Щиборщ.
Фото: Фрепик.ру