Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь , 09:53

Ишембайда китапханәләр яңара

Монда хәтта хуш ис чыгара торган китаплар да бар.

Ишембайда китапханәләр яңара
Ишембайда китапханәләр яңара

Башкортстанның Ишембай районында «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Югары Эткол авылының 11нче авыл китапханәсе-филиалы һәм Ишембай шәһәренең үзәк авылара китапханәсе модернизацияләнде, дип хәбәр итә урындагы «Восход»газетасы.

Китапханәләр интеллектуаль һәм мәдәни үсеш өчен уникаль дизайнлы һәм инновацион җиһазлы заманча үзәкләргә әверелде.

Китапханәләр төрле хезмәтләр тәкъдим итә. Яңартылган китап фондында хуш ис чыгара торган китаплар һәм 3D-энциклопедияләр, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус әдәбият бар.

Үзәк китапханәдә «Яшь гений» кабинеты, шулай ук халык һөнәрләре буенча мастер-класслар үткәрү өчен «ЭтноЗнайка» лабораториясе булдырылган. Фондлар милли электрон китапханәгә тоташтырылган. Бу аларның мөмкинлекләрен киңәйткән. Модернизация кулланучылар санының артуына китерде, Үзәк китапханәдә – 1500 данә, авыл китапханәсендә 400 данәдән артык яңа исемдәге китап пәйда булды.

Китапханәләр актив рәвештә күргәзмәләр, экскурсияләр үткәрә, фондларны популярлаштыру өчен социаль челтәрләрне куллана. Шул рәвешле, алар укучыларга традицион хезмәт күрсәтү кысаларыннан чыгып, заман белән бергә атлыйлар.

Фото: Айгөл Кадыйргулова

Ишембайда китапханәләр яңара
Ишембайда китапханәләр яңара
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: