Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь , 09:45

Бердәм пособиене ничек алырга?

Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе 2024 ел башыннан 243 мең баланың ата-анасына бердәм пособие билгеләгән.

Бердәм пособиене ничек алырга?
Бердәм пособиене ничек алырга?

Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие Русиядә 2023 елдан башлап кертелде. Ул балаларга һәм йөкле хатын-кызларга элеккеге берничә түләүне алыштырды. Түләүгә керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр хокуклы. Акчаны чыннан да мохтаҗ кешеләр алсын өчен, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте исәпләнә.

Бердәм пособие җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә билгеләнә (Башкортстанда яшәү минимумы – 13 753 сум). Түләүне билгеләү өчен төп шартларның берсе – ата-ананың хезмәт хакы булуы яки аның булмавының объектив сәбәпләре. Моннан тыш, гаиләнең мөлкәте дә исәпкә алына. Мәсәлән, гаиләнең һәр әгъзасына торлак мәйданы 24 квадрат метрдан артмаска тиеш, ә гаилә үзе бер яки берничә фатирга ия була ала.

Керемнәр турындагы белешмәләр алдагы 12 ай өчен исәпкә алына, әмма бу чорны санау гариза бирү датасына бер ай кала башлана. Әйтик, агымдагы елның сентябрендә пособие сорап мөрәҗәгать иткәндә, узган елның августыннан агымдагы елның июленә кадәрге керемнәр исәпкә алыначак.

Пособиенең күләме дә керемнәргә бәйле. Ул балага яки хезмәткә сәләтле өлкән кешегә төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә ала. Башкортстан Республикасында бердәм пособие күләме 2024 елда 6670 сум (50%), 10005 сум (75%) һәм 13340 сум (100%) тәшкил итә, йөкле хатын-кызлар өчен – 7495 сум (50%), 11243 сум (75%) һәм 14991 сум (100%). Бүгенге көндә бердәм пособие Башкортстан Республикасының 243 меңнән артык баланың ата-анасына билгеләнгән. Шушы максатларга Социаль фонд бюджетыннан 23,3 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән.

Түләү сорап баланың ата-анасының берсе, уллыкка алучы яисә опекуны (попечитель) мөрәҗәгать итә ала. Бердәм пособие билгеләүгә гаризаны “Госуслуги” дәүләт хезмәтләре порталында, социаль фондның клиент хезмәтендә яки МФЦда бирергә мөмкин.

Чыганак: Русия Социаль Фондының Башкортстан буенча идарәлеге.

Бердәм пособиене ничек алырга?
Бердәм пособиене ничек алырга?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: