Агымдагы елда Башкортстанда 16 меңнән артык гаилә бала туганда бер мәртәбә бирелә торган пособие алды. Бу максатка Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге 447 миллион сумнан артык акча җибәрде.
Мондый пособие Русиянең барлык гаиләләренә керем дәрәҗәсенә һәм балалар санына карамастан түләнә. Әлеге ярдәм чарасы ата-ананың берсенә – гаиләдә туган һәр бала өчен әнигә яисә әтигә күрсәтелә.
Түләүне эшләүче дә, эшләмәүче дә гражданнар ала ала. Ел башыннан бер мәртәбә бирелә торган пособиене 12,1 меңнән артык эшләүче һәм 3,8 меңнән артык эшләмәүче ата-аналар алган. Пособие район коэффициентын исәпкә алып түләнә. Башкортстанда әлеге түләү, 2024 елның 1 февраленнән башкарылган индексацияне исәпкә алып, 28 294,95 сум тәшкил итә.
Официаль рәвештә эшләүче ата-анага пособие гаризасыз билгеләнә. ЗАГС реестрыннан бала туу фактын теркәү турында белешмәләр алганнан соң, Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге ата-ананың эш урынына пособие билгеләү һәм түләү өчен мәгълүматларны алу һәм төзәтү өчен запрос җибәрә. Әгәр ата-ана икесе дә эшли икән, пособиене гадәттә әнигә түләячәкләр. Эшләмәүче ата-анага бала туганда бер мәртәбә бирелә торган пособиене алу өчен Социаль фонд бүлекчәсенең клиент хезмәтенә яки МФЦга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук гаризаны дәүләт хезмәтләренең “Госуслуги” порталы аша да тапшырырга мөмкин. Түләү сорап мөрәҗәгать итү вакыты бала туганнан соң 6 ай тәшкил итә.
Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе.