Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь , 09:43

Хакыйкать чагыштыруда беленә

Экспертлар 2019 һәм 2024 елгы сайлауларны чагыштырды.

Хакыйкать чагыштыруда беленә
Хакыйкать чагыштыруда беленә

Башкортстан Башлыгын сайлау буенча җәмәгатьчелек матбугат үзәгендә экспертлар белән очрашу узды. Алар әлеге сайлауларны 2019 елда узганы белән чагыштырды. Чарада сәясәт белгечләре Николай Евдокимов һәм  Владимир Савичев катнашты.

Белгечләр фикеренә караганда, быелгы һәм 2019 елдагы тавыш бирүләрдә сайлаучылар саны бер чама. Биш ел элек ул 71,8% булса, монысында 69,18% тәшкил итә. Сайлауларның соңгы нәтиҗәләре ясалмаган, бәлки узган сайлау нәтиҗәләренә саннар тагы да якынлашыр.

2019 елгы тавыш бирүләр белән чагыштырганда, Радий Хәбировның дебатларда катнашмавы да билгеләнде. Ул вакыты җитмәү сәбәпле, дебатларда була алмаган.

Тагын бер аерма – алышта катнашкан кандидатларның программа уртаклыгы. Аларның барсында да диярлек социаль мәсьәләләр, демография үзәккә куелган. Аерма бары тик аларны тормышка ашыру юлларында гына. Белгечләр быелгы программаларның узганыннан камилрәк булуын да билгеләде.

Брифингта катнашкан ике эксперт та сайлауларның тыныч узуын билгеләде.

Сайлау нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров 72,85% тавыш җыйды.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: