Әбҗәлил районындагы Рыскуҗа авылы ике исем белән йөри. Район үзәгеннән 20 чакрым ераклыкта урнашып, халкы 160 ихатадан артмаган авылны күршеләре зурлап Япония дип йөртәләр.
Моның тарихы гасырлар төпкеленә барып тоташа. Гыймалетдин Якуп улы Якупов 1904-1905 еллардагы рус-япон сугышында катнаша, күкрәгенә өч Георгий тәресен тагып өенә кайта. Сугышта сул кулын югалта. Гыймалетдин Якуб улы лаеклы һәм кызыклы тормыш кичерә, 1955 елда вафат була, үзе артыннан куәтле нәсел калдыра. Якуповлар хәзер дә районда бик хөрмәтле фамилия. Үзләренең батыр бабалары истәлегенә алар туган авылларындагы җирле клуб каршына мемориаль такта куйдылар. Солдат кызы Хөсна Гыймалетдин кызы сөйләвенчә, аның әтисе һәрвакытта да шул сугышның фаҗигале вакыйгаларын чагылдырган “Порт-Артур” җырын җырлаган. Бу җыр соңыннан 79 авылдашны Бөек Ватан сугышына да озата бара. Өйләренә бары тик 36 солдат кына әйләнеп кайткан, ләкин очрашканда алар һәрвакыт “Порт-Артур”ны җырлаганнар, ул җирле сугышчыларның гимнына әверелгән. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышыннан соң авылга икенче исем – Япония берегеп киткән.
Махсус хәрби операция башлангач, бирле 9 “япон” егете илебезне неонацизмнан якларга “Порт Артур” җырын җырлап китте.
Сайлауларның соңгы көнендә биредә яшәүче “япон” хатын-кызлары Земфира Зәйнуллина, Фирүзә Хөсәенова, Заһирә Мостафина милли киемнәр киеп, кунакларны 763 нче участок сайлау комиссиясе каршындагы мәйданда япон биюе белән каршы алдылар.
– “Япония” республика Башлыгы өчен тавыш бирде! – диләр алар. – Башкортстаныбызның чәчәк атуын, муллык һәм егетләребезнең тизрәк махсус операция кырларыннан әйләнеп кайтуларын телибез.
Чыганак: https://abzelil.com/