Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь , 21:58

Сайлаулар тәмам

8 сентябрь кичке 20 00 минутка Башкортстанда сайлау участоклары ябылды.

Сайлаулар тәмам
Сайлаулар тәмам

8 сентябрь кичке 20 00 минутка Башкортстанда сайлау участоклары ябылды. Мәскәү шәһәрендә исә сайлаулар тагы ике сәгать дәвам итте. Анда барлыгы 300 кеше тавыш биргән.

18 00 сәгатькә сайлау хокугына ияләрнең 69,18%ы тавыш биргән. Бу хакта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары секретаре Марат Галимханов журналистлар белән очрашуда белдерде.

Районнар арасында иң алда – Бакалы. Анда , 89,29% сайлаучы тавыш биргән. Аннан соң Салават, Федоровка районнары. Шәһәрләр арасында иң алда Стәрлетамак. Анда 68,1% сайлаучы тавыш биргән. Аннары Агыйдел һәм Күмертау районнары.

Марат Галимханов сүзләренә караганда, канун бозулар булмаган.

Хәзер инде сайлау участокларында тавыш бирүне санау башланды. Нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак. Узган ике сәгать эчендә бирелгән тавышлар соңрак бәян ителәчәк.

 

Фото Мунира ВАФИНА.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: