Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2024, 11:24

Сайлаучыларның хокуклары бозылмый

Бүген Башкортстанда иртән сәгать 8дә 3302 сайлау участогы янә эшли башлады.

Сайлаучыларның хокуклары бозылмый
Сайлаучыларның хокуклары бозылмый

Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова республика башлыгын сайлау барышын турында сөйләде.

– Безнең күзәтүчеләр 200гә якын участокны әйләнеп чыкты, теркәлгән хокук бозулар юк. Бик яхшы вәзгыять, низаглар юк, - дип билгеләде штаб җитәкчесе. - Башкортстанда тавыш бирүнең үз үзенчәлекләре бар, кешеләр берәм-берәм генә түгел, ирле-хатынлы, балалары белән киләләр. Безнең сайлаучының портреты – ул гаилә кешесе. Милли колорит күп, сайлау комиссияләре хезмәткәрләре иҗат итә. Участокларга килгән яшь парлар күп.

Лида Исаргакова сүзләренчә, социаль челтәрләрдә 12 мең пост бастырылган, аларның барысы да мәгълүмати характерда.

Күзәтүче сайлаучыларның мәдәнияте югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

– Без бердәм фронт булып чыгабыз, һәркем үз функциясен үти. Бүген сайлау пунктларына якшәмбе көнне килергә күнеккән өлкән буын вәкилләрен көтәләр, – дип нәтиҗә ясады эксперт.

Айрат Нурмөхәммәтов фотосы

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: