Бүген, 8 сентябрьдә, 14:00 сәгатьтә, акцияне оештыручылар бишенче тапкыр бүләкләр уйнатты. 44 кеше җиңүче булды. Процессны бәйсез комиссия күзәтте.
Беренче приз – термопот Туймазы районының ике кешесе кулына эләгәчәк. Уйнатылган робот-тузан суырткычлар Нефтекама, Уфа, Салават шәһәрләреннән, шулай ук Ярмәкәй, Архангель һәм Кыйгы районнарыннан җиңүчеләргә эләкте, ә планшет Кумертауга юл тотачак.
Ноутбукны – Бәләбәй районы вәкиле, ә телевизорны Уфа кешесе алачак.
Уфа, Күмертау, Салават, Октябрьский, шулай ук Балакатай, Мәчетле, Нуриман, Шаран, Бөре, Бакалы, Баймак, Кырмыскалы районнарында яшәүчеләр 23 акыллы колонкага ия булды.
Смартфоннар хуҗалары – Уфа, Стәрлетамак, Салават, Стәрлебаш, Уфа, Авыргазы һәм Мишкә районнарыннан җиңүчеләр. Велосипедны инде Белорет районыннан бәхетле кеше алып китә ала.
Откан билетлары турындагы мәгълүматны рахмат102.рф сайтында һәм "Алга-Патриот" социаль челтәрләрендә табарга мөмкин. Оештыручылар әйтүенчә, QR-билетны 30 сентябрьгә кадәр сакларга кирәк.
Бүген, 8 сентябрьдә, "Бүләкләр төне" башлана. Җиңүчеләр Башкортстанның барлык районнары һәм шәһәрләреннән билгеләнәчәк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.