– Без үзебезнең бердәм командабыз белән беренче көнне үк тавыш бирдек. Без барыбыз бер участокка беркетелдек һәм монда барысы да бәйрәмдәгечә үтте. Барыбыз да балачакны әти-әниләр белән тавыш бирергә йөрүләрне искә төшердек, – дип сөйләде Башкортстан халыклары дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова.
Җитәкче билгеләп үткәнчә, тарихи-мәдәни үзәк вәкилләре тавыш бирүгә бәйрәмчә караган. Алар участокларга милли костюмнарда килгәннәр, күпләп фотога төшкәннәр.
– Бу көн безнең өчен бик әһәмиятле, чөнки биредә безнең төбәк язмышы гына түгел, тулаем Россия язмышы да хәл ителә. Бүген сайлаулар башка төбәкләрдә дә уза. Безнең республика күпмилләтле һәм без бердәм гаилә булып тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез, җитәкчелекнең зур ярдәмен тоябыз, – дип сөйләде республика чувашларының «Канаш» оешмасы рәисе Ирина Сухарева.
Дагыстан милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Мөхәммәдхәбиб Солтанмагомедов сайлаулардан иң уңай тәэсирләр алуын билгеләп үтте.
– Республика башлыгы вазифасына кандидатлар – Башкортстанның 4 миллионлы халкы язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер торган бик кыю затлар. Күңелләрдә бәйрәм, безнең участокта премьер-министр да тавыш бирде, – дип сөйләде Дагыстан берләшмәсе вәкиле һәм журналистларны, вакыт табып, үзенә хинкалидан авыз итәргә чакырды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.