Кичә 20:00 сәгатькә сайлауларда катнашучылар саны территориаль сайлау комиссияләре мәгълүматлары буенча 51 проценттан артык тәшкил иткән. Бу хакта брифингта Бакшортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов белдерде.
– 8 сентябрьдә, тавыш бирүнең өченче йомгаклау көнендә иртәнге сәгать сигездә барлык участоклар ачылды, барысы да штат режимында эшли. Бүгенге тавыш бирү көне тыныч узар дип өметләнәбез, – диде спикер. – 20.00 сәгатьтә участоклар ябылачак.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе хәвефсезлек мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Барлык участок сайлау комиссияләре Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан саклану һәм янгын хәвефсезлеге мәсьәләсенә тикшерелгән. Полиция хезмәткәрләре, шулай ук участок сайлау комиссияләре хезмәткәрләре штаттан тыш хәлләрдә ничек эш итү очрагына инструкцияләр алганнар.
Ример НАСРЕТДИНОВ фотосы.