Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь , 18:26

Блогерлар сайлаулар турында

Җәмәгатьчелек матбугат үзәгендә сайлау участокларында эшләгән блогерлар видоэлемтә аша фикерләре белән бүлеште.

Блогерлар сайлаулар турында
Блогерлар сайлаулар турында

Уфа районының Шамонино авылындагы сайлау участогында эшләгән Алия Гафурова сүзләренә караганда, 16 сәгать 45 минутка 2250 сайлаучы тавыш биргән. Бу сайлау хокугына ияләрнең 51%ын тәшкил итә.

Алия Гафурова сайлауларның оешкан төстә узуы турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, 7 сентябрь укучылар сәүдә оештырган, шулай ук, концерт күрсәтелгән.

Иң өлкән тавыш бирүчегә – 95 яшь.

Чишмә районында эшләгән Ленара Ногаева да сайлауларның оешкан төстә узуы турында сөйләде. Ул яшьләрнең күпчелеге беренче көнне килүен билгеләде. Сайлау урыннарында чәй белән сыйлауларын, Чебурашка килүен сөйләде.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: