Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь , 17:05

Сайлаучыларның 41 проценты тавыш биргән

Бу хакта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Марина ДОЛМАТОВА хәбәр итте.

Сайлаучыларның 41 проценты тавыш биргән
Сайлаучыларның 41 проценты тавыш биргән

Бүген сайлауларның икенче көне бара. 7 сентябрьдә, 15 сәгатькә республика сайлаучыларының 41 проценттан артыгы тавыш биреп өлгергән. Бу хакта “Башкортстан Башлыгы сайлаулары – 2024” иҗтимагый матбугат үзәгендә узган брифингта Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина ДОЛМАТОВА белдерде.

Сайлаучылар исемлегенә 2 970 400 кеше кертелгән, шулардан 1 232 409ы тавыш биргән, бу гомум сайлаучыларның 41,49 процентын тәшкил итә. Республика башкаласында активлык 41,2 процент тәшкил иткән. Уфаны исәпләмәгәндә, республика шәһәрләре халкының 32,3 проценты сайлау участокларына килгән, районнар буенча бу күрсәткеч уртача – 43,69 процент. Марина ДОЛМАТОВА әйтүенчә, алдынгылар рәтендә Аскын,Балтач һәм Благовар районнары, анда халыкның 60 проценттан артыгы сайлауларда катнашкан. Агыйдел, Күмертау, Салават шәһәрләрендә исә бу күрсәткеч – 40 проценттан артык. Уфаның Ленин һәм Киров районнарында сайлаучыларның 42 проценттан артыгы тавыш биргән. Быел Мәскәүдә дә Башкортстан Башлыгы сайлаулары уза. Анда 134 сайлаучы үз тавышын биргән.

Шулай ук бүген республиканың 7 шәһәре һәм 54 районында җирле үзидарә сайлаулары бара, 42 авыл советына депутатлар сайлана. Аларда 10 сәяси партия вәкилләре катнаша. Бюллетеньнәргә алардан 4430 кандидат кертелгән.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: