Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь , 12:47

Профсоюзлар сайлауда

Оешма 100 еллык тарихка ия. Ул бар һәм булачак.

Профсоюзлар сайлауда
Профсоюзлар сайлауда

Җәмәгатьчелек матбугат үзәгендә Башкортстан Һөнәр берлекләре (профсоюзы) җитәкчесе Гүзәл Мирошниченко белән очрашу узды. Ул республиканың Һөнәр берлекләре эше белән таныштырды. Аның сүзләренчә, бу оешмада 44 мең кеше әгъза булып тора. Алар арасында мәгариф, сәламәтлек саклау, газ һәм нефть, машина төзүчеләр һәм башка тармак эшчеләре бар.

– Кеше бар икән, димәк, ул эшли. Аның эшкә, хезмәт хакына, ялга хокуклары бар. Без эш кешесен яклау белән шөгыльләнәбез. Оешма 100 еллык тарихка ия. Ул бар һәм булачак, – диде Гүзәл Мирошниченко. Спикер оешма әгъзаларының сайлауда катнашулары турында, эш урыннарындагы сайлау участоклары оештырылуы хакында сөйләп аларга зур бәя бирде.

Гүзәл Мирошниченко журналистларның бу оешмада торулары белән дә кызыксынды. Кул күтәрүче берничә генә кеше  булып чыкты.

Ул журналистларның һөнәр берлекләре эшен аз яктыртуларын да билгеләде.

 

Фото Мунира ВАФИНа.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: