Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь , 12:00

“Наших бьют!”

– Безнең менталитетта “Наших бьют” дигән гыйбарә бар. Кемдер кайдадыр шулай дип кычкырса, без аңа ярдәм итәргә ташланабыз. Ул хаклымы, юкмы икәнен белми аңа ярдәм итәбез.

“Наших бьют!”
“Наших бьют!”

Башкортстан Башлыгын сайлауларның Җәмәгатьчелек матбугат үзәгендә эш кайнап тора. Журналистлар алдында чират торып спикерлар чыгыш ясый, сайлау участоклары белән турыдан-туры бәйләнешләр оештырыла.

7 сентябрь узган очрашуларда иң кызыклы спикерларның берсе – Хокук институты галиме, 100 мең аудиториясе булган блогер Игорь Кузнецов булды. Ул махсус операциянең сайлауларга тәэсире турында сөйләде.

– Безнең менталитетта “Наших бьют” дигән гыйбарә бар. Кемдер кайдадыр шулай дип кычкырса, без аңа ярдәм итәргә ташланабыз. Ул хаклымы, юкмы икәнен белми аңа ярдәм итәбез. Көнбатыш илләре безнең бу гадәтебезне белми, ил башына тәнкыйть яудыра башлады, имеш, без дә аларга кушылабыз. Чынлыкта, без барыбыз да ил башы янында тупландык”, – дип чыгыш ясады ул.

Игорь Кузнецов кайбер оешма җитәкчеләренең хезмәткәрләренә сайлауга баргач фотога төшү таләбен дә тәнкыйть итте. Аның сүзләренчә, “...халык кушканны үтәми, үз башы белән эшләргә гадәтләнгән. Таләп итү, киресенчә, зыян гына китерә. Мондый таләп куючылар мәҗбүр итмәсәң җәмәгатьчелек сайлауга бармый дип хаталана күрәсең”, – диде.

 

Фото Мунира ВАФИНа.

“Наших бьют!”
“Наших бьют!”
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: