Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь , 18:21

Блогерлар мәйдан тота

“Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар – 2024” иҗтимагый матбугат үзәгендә күзәтүче-блогерлар онлайн-рәвештә үз тәэссоратлары белән уртаклашты.

Блогерлар мәйдан тота
Блогерлар мәйдан тота

Республиканың төрле сайлау участокларында эшләүче күзәтүче-блогерлар Уфадагы иҗтимагый матбугат үзәге белән бәйләнешкә кереп, үз участокларындагы хәлләр белән таныштырды. Дим районының 23нче участогында эшләүче Ләйсән БИКТАШЕВА әйтүенчә, кичке алтыга биредә теркәлгән сайлаучыларның 42 проценты үз гражданлык хокукларын үтәгән. Кешеләр күтәренке кәеф белән килә. Күпчелек – яшьләр. Беренче тапкыр килгән сайлаучыларны бүләкләү оештырылган.

Баймак шәһәрендә эшләүче блогер футбол матчыннан килгән иде. Аның сүзләренә караганда, сайлаучыларның 30 процентыннан артыгы тавыш биргән.

Уфаның 148нче участогында эшләүче блогер Алина ЮЛДАШБАЕВА әйтүенчә, кичке сәгать алтыга сайлаучыларның 40 проценттан артыгы участокка килгән. Сайлаулар барышы турында ул 3 пост чыгарган.

Өлкәннәр өчен күчмә урналар белән сайлау оештырылган.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: