Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь , 15:35

100 яшьлек сайлаучы СВОга китәргә әзер

Бу хакта аның белән әңгәмә корган блогер Роза Хузина сөйләде.

100 яшьлек сайлаучы СВОга китәргә әзер
100 яшьлек сайлаучы СВОга китәргә әзер

Республиканың төрле сайлау участокларында эшләүче күзәтүче-блогерлар "Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар - 2024" иҗтимагый матбугат үзәге белән бәйләнешкә кереп, үз участокларындагы хәлләр белән таныштырды. Благовар районының 1476нчы участогында эшләүче Альберт Якупов әйтүенчә, көндезге өченче яртыга биредә теркәлгән сайлаучыларның 60 проценты үз гражданлык хокукларын үтәгән.

Дүртөйле шәһәренең 1812нче участогында эшләүче Гөлназ Әхмәтова биредә сайлаулар барышы турында кичә - 3, бүген 4 пост чыгарган. Көндезге сәгать өчкә биредә сайлаучыларның 51 проценты үз тавышларын биргән.

Уфаның Октябрь районындагы 250нче участокта эшләүче блогер Роза Хузинаның посты федераль дәрәҗәгә чыккан. Ул үзенең участогында 100 яшьлек сайлаучы бабай белән әңгәмә корган. Сайлауларга үз аягы белән килгән бабай ил җитәкчелеге алып барган сәясәтне тулаем хуплый, ул гына да түгел, махсус хәрби операция барган территорияләргә китәргә әзерлеген белдергән.

Күзәтүче-блогерлар үз эшләрен дәвам итә.

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: