Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь , 23:43

Сайлауларның беренче көне тәмам

Сайлауларның беренче көнендә тавыш бирү хокукына ия булганнарның 30 проценты тавыш биргән.

Сайлауларның беренче көне тәмам
Сайлауларның беренче көне тәмам

Сайлауларның беренче көнендә тавыш бирү хокукына ия булганнарның 30 проценты тавыш биргән. Тавыш бирергә хокуклы 2 миллион 970 мең сайлаучының 873 мең 373е катнашкан. Канун бозулар теркәлмәгән.

Иң алда –  Балтач районы. Анда –  47,23, Нефтекамада – 30, 41, Агыйделдә 30 процент кеше тавыш биргән.

Сайлауларда Республика Башлыгы өчен биш кеше алыша. Алар: “Бердәм Русия”дән Радий Хәбиров, “ЛДПР”дан Иван Сухарев, “Гадел Русия”дән Владимир Нагорный, КПРФтан Артур Шайнуров һәм “Яңа кешеләр” фиркасеннән Илшат Тимерҗанов.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: