Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь , 10:36

Сайлауларда яшьләр актив катнашачак

"Башкортстан Башлыгы сайлаулары - 2024" җәмәгатьчелек матбугат үзәгендә узган брифингта күренекле политологлар шулай дип белдерде.

Сайлауларда яшьләр актив катнашачак
Сайлауларда яшьләр актив катнашачак

Бүген республикада Башкортстан Башлыгы сайлаулары башланды. Иң югары вазыйфага 5 кандидат дәгъва итә. Алар төрле партияләр тарафыннан тәкъдим ителгән.

Шул уңайдан "Башкортстан Башлыгы сайлаулары - 2024" җәмәгатьчелек матбугат үзәгендә күренекле политологлар С.Н. Семенов һәм С.Н. Лаврентьев катнашлыгында брифинг узды. Экспертлар сайлаулар буенча фикерләре белән уртаклашты. "Иң мөһиме - бу сайлауларда яшьләр күпләп катнашырга тиеш, чөнки егет-кызларыбыз тыныч, мул тормышта яшәргә тели, ә моңа җаваплы хакимият сайламыйча ирешеп булмый", - диде экспертлар.

С.Н. Лаврентьев үзенең иртәнге тәэссоратлары белән уртаклашып, сайлау участокларында таңнан чиратлар хасил булуын билгеләде. Бу исә республика халкының үзләренең гражданлык бурычына зур җаваплылык белән каравын дәлилли.

Сайлаулар өч көн, 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу теләгән һәркемнең үз җае белән сайлау участокларына килә алуы өчен кирәк. Экспертлар сайлаучыларның участокларга дәррәү киләчәгенә ышанычын белдерде.

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: