Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь , 22:31

Сайла һәм фатирлы бул!

Бүләкләр арасында робот-тузансуырткычлар, кофемашиналар,  мультиваркалар, ноутбуклар, планшетлар,телефоннар,  электр самокатлары,  велосипедлар, машина, квадроцикл һәм өч фатир  һәм башка кыйммәтле әйберләр  бар.

Сайла һәм фатирлы бул!
Сайла һәм фатирлы бул!

Башкортстанда 6,7 һәм 8 сентябрь узган сайлауларда “Рәхмәт-2024” чарасы уза. Аңа ярашлы, сайлауларда катнашучыларга бүләкләр уйнатыла. Барлыгы 330 приз әзерләнгән. Бүген, 6 сентябрьдә, бүләкләр ике тапкыр уйнатылды. 14:00 сәгатьтә уйнатуда 30, кичке 20: 00дә 35 җиңүче билгеләнде.

Көндезге уйнатуда Уфада һәм Мәчетледә  тавыш бирүчеләр зур телевизорлар, Илеш  сайлаучысы квадроцикл отты.

Бүләкләр арасында робот-тузансуырткычлар, кофемашиналар,  мультиваркалар, ноутбуклар, планшетлар,телефоннар,  электр самокатлары,  велосипедлар, машина, квадроцикл һәм өч фатир  һәм башка кыйммәтле әйберләр  бар.

Сайлау участогына килгән һәркем QR-билет ала. Билетлар белән кыйммәтле бүләкләр уйнатыла.

Шулай ук, сайлаучыларга “Рәхмәт” браслетлары да тапшырыла. Алар ярдәмендә проект партнерларыннан төрле ташламаларга дәгъва итәргә була.

 

“Рәхмәт” чарасын оештыручылар фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: