Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь , 18:25

Авыру сайлауларда катнашуга комачауламый

“Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар-2024” иҗтимагый матбугат үзәгендә узган брифингта табиблар моны ышандырып әйтте.

Авыру сайлауларда катнашуга комачауламый
Авыру сайлауларда катнашуга комачауламый

Сайлау көннәрендә республика хастаханәләренә эләккән кешеләр дәвалану урынында тавыш бирә алачак. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Елена Озерина хәбәр итүенчә, барлык дәвалау учреждениеләре дә моңа әзер. Хәрәкәтләнүдән мәхрүм пациентлар өчен күчереп йөртелә торган урналар каралган.

– “Ашыгыч ярдәм” машиналары гадәти режимда эшли, әлегә сайлау участокларына чакырулар булмады, – дип хәбәр итте Елена Озерина.

– Хастаханәләрдә пациентлар бер көндә – 8 сентябрь, якшәмбе көнне тавыш бирәчәк, – дип аңлатты 13 нче шәһәр клиника хастаханәсенең баш табибы Булат Гарифуллин.

– Бу көнне стационарда булачак пациентлар турындагы бөтен мәгълүматны алдан ук алып, сайлау комиссиясенә тапшырдык. Моннан тыш, табибларның дежур сменасы эшли, алар шулай ук эштә тавыш бирә алалар.

Бүгенге көндә бездә 360 кеше дәвалана, 14е реанимациядә. Әлбәттә, үз аңында булмаганнар тавыш бирә алмыйлар. Моннан тыш, көн саен яңа пациентлар килә, алар, кагыйдә буларак, авыр хәлдә. Мондый очракта иң мөһиме – дәвалауны башлау, – дип шәрехләде хастаханә җитәкчесе.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

 

Авыру сайлауларда катнашуга комачауламый
Авыру сайлауларда катнашуга комачауламый
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: