Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь , 21:43

Заһит МУРСИЕВ. Ана хакы

Фәрештәләрнең бала тапканын кайчан күргәнең бар?

Заһит МУРСИЕВ. Ана хакы
Заһит МУРСИЕВ. Ана хакы

Элекке заманда безнең якта бер егет яшәгән. Ул бик акыллы булган, нинди генә сорау бирсәләр дә, төпле итеп аңлатып бирә белгән.

Берзаман моның анасы бик авырып киткән, үзенең рамазан аенда су эчмичә тора алмавына нык борчылган, бу гөнаһым өчен тәмукка гына эләгермен инде, дип уйлаган.

Егет кеше әнисен болай юаткан:

– И, әнием, син дә оҗмаһка эләкмәсәң ул буш торырга тиешмени, син бит фәрештәләр кебек үк гөнаһсыз. Бәлки, алардан да изгерәксеңдер әле, – ди.

– Алай димә, улым, җир хатынын фәрештәләр белән чагыштырма, гөнаһлы булырсың, – дигән  сырхау ана.

– Нигә, шулай түгелмени? Син бит сигез бала тапкансың, фәрештәләрнең бала тапканын кайчан күргәнең бар? Сигез балага дөрес тәрбия биргәнсең, Аллаһ колы иткәнсең, фәрештәләр моны эшли ала микән? Ә тамчылап су йотуыңны әйткәндә, әгәр ураза тоту адәм баласының сәламәтлегенә зыян китерә икән, мондый кешене ирексездән ураза тотуга мәҗбүр итү дөрес булмас, чөнки безнең Аллаһыбыз гадел һәм шәфкатьле, – дигән егет.

– Бәлки, шулайдыр, – дип йомшарган анасы. – Күңелемне җиңеләйттең, балам, рәхмәт.

Бу ана вафат булгач та балалары аны онытмаган, гел искә алып торганнар, хәер–сәдәкә биреп, Коръән укытып кадерләгәннәр. Хак Тәгаләбез монысын да исәпкә алгандыр дигән өметтә калыйк. 

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: