Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь , 21:48

Полиция хезмәткәрләрен тешләмәгез!

Полиция хезмәткәрен тешләгән Уфа кешесе ике елга хөкем ителде.

Полиция хезмәткәрләрен тешләмәгез!
Полиция хезмәткәрләрен тешләмәгез!

Әлеге вакыйга узган елның декабрь аенда булган. Башкаланың Дим районындагы бер кибеттә сатып алучы тәртип бозган өчен полиция хезмәткәрен чакыралар. Исерек ир чүп савыты һәм кырынгыч  белән селтәнә һәм тәртип сакчысына мәсхәрәле сүзләр яудыра башлый. Кулга алганда ул тешләшергә тотына. Шул “батырлыклары” өчен ул Дим районы (мәхкәмәсе) суды тарафыннан ике елга хөкем ителде.

Бу хакта Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: