Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь , 10:00

Һава торышы нинди булачак?

Август буена яңгырлар җәфаласа да, сентябрь башы кояшлы булырга тиеш.

Һава торышы нинди булачак?
Һава торышы нинди булачак?

Башгидромет хәбәр итүенчә, бүген, 2 сентябрьдә, көн явым-төшемсез булачак. Җил талгын, һава температурасы +17, +22° кадәр күтәреләчәк.

Иртәгә, 3 сентябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төньяк районнарда җил чыгуы ихтимал. Һава температурасы төнлә +7, +12 градус, көндез +18, +23°.

3 сентябрьдән башлап һава температурасының +16, +17 градуска кадәр төшүе көтелә. Аның каравы, көннәр коры торырга тиеш. Кемнәр бәрәңгеләрен алып өлгермәгән, ашыгыгыз. Сентябрь уртасыннан көннәр яңадан яңгырга китүе ихтимал.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Һава торышы нинди булачак?
Һава торышы нинди булачак?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: