Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август , 09:39

Уфаның 450 еллыгына шәп бүләк!

Лилияне без дә ихластан котлыйбыз! 13нче сабыйлары сау-сәламәт, бәхетле-тәүфыйклы булып үссен!

Уфаның 450 еллыгына шәп бүләк!
Уфаның 450 еллыгына шәп бүләк!

Уфаның Октябрь районында искиткеч вакыйга! Сипайлово бистәсендә яшәүче Лилия Фәттахова 13 нче тапкыр әни булды.

"Шәһәрнең 450 еллыгына менә шундый бүләк: яңа уфалы туды. Бу шатлыклы яңалык кына түгел, ә гаилә елында өмет һәм мәхәббәт символы. Безнең бәхетле ананы һәм аның гаиләсен бу күркәм вакыйга белән котлыйбыз. Башкаланың юбилеена шундый яхшы бүләк ясаулары өчен зур рәхмәт ", - дип язган үз социаль челтәрләрендә Октябрь районы администрациясе башлыгы Сергей Плотников.

Кичә, Лилия Фәттахованы 3 нче санлы бала тудыру йортыннан каршыларга Уфа шәһәр советы депутаты Ирина Сухарева һәм башка рәсми затлар, Лилиянең гаиләсе, якыннары килде.

Уфаның 450 еллыгына шәп бүләк!
Уфаның 450 еллыгына шәп бүләк!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: