Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 август , 13:09

“Сәлам” мобиль кушымтасы УФһТУ магистранты проекты буенча ясалган!

Татар телен үзаллы өйрәнәсәгез киләме? “Сәлам” мобиль кушымтасына рәхим итегез! Ул RuStore каталогына кертелде! Мобиль кушымта Уфа Фән һәм технологияләр университеты магистранты Ләйсән ЙОСЫПОВА проекты буенча эшләнгән.

“Сәлам” мобиль кушымтасы УФһТУ магистранты проекты буенча ясалган!
“Сәлам” мобиль кушымтасы УФһТУ магистранты проекты буенча ясалган!

“Кызыл таң”ның былтыргы 21 июль санында без Уфа фән һәм технологияләр университеты Гуманитар һәм социаль фәннәр институты Ватан филологиясе югары мәктәбенең татар-рус бүлеге студенты Ләйсән Йосыпованың (Катиева) Бөтенрусия “Студент стартапы” программасы кысаларында 1 миллион сумлык грант отуы турында язып чыккан идек. Бүген сөенечле хәбәр белән уртаклашабыз: магистрантыбыз Ләйсән Йосыпова җитәкчелегендәге проект – “Сәлам” дип исемләнгән татар телен “нуль”дән үзаллы өйрәнүгә тәгаенләнгән мобиль кушымта әзер! Бүген ул рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителеп, RuStore каталогына кертелде.

Бөтенрусия “Студент стартапы” конкурсында җиңүчеләргә куелган төп таләп – бер ел дәвамында  проектның әзер булуы. Бер ел эчендә бу кадәр зур күләмле эш башкару – күп көч, зур тырышлык һәм фидакарьлек таләп итә. Быел Русия Федерациясе Президенты стипендиаты исеменә лаек булган уку алдынгысы, һәр эшкә зур җаваплылык белән караучы яшь галимә Ләйсән Йосыпованы һәм аның командасын – фәнни җитәкчесе, проектның методисты Илмира Фәргать кызы Зарипованы һәм проектның катлаулы эшен алып баручы – программист Илнар Ирек улы Йосыповны “Сәлам” мобиль кушымтасын үз вакытында башкарып чыгулары белән котлыйбыз.

“Сәлам” кушымтасы татар телен өйрәнергә теләк белдерүчеләр өчен файдалы. Анда уен форматында 36 тематик төркем; һәр төркемгә – зур булмаган күләмдә теоретик материал; һәр дәрестән соң теманы үзләштерүне ныгыту өчен мавыктыргыч биремнәр; яңа мәгълүматны җиңел кабул итү өчен ассоциатив алымнар тәкъдим ителә.

Әлеге кушымта татар теле грамматикасын өйрәнеп, яңа сүзлек запасын, лексиканы баетып, тел күнекмәләрен үстерергә, татар мәдәнияте үзенчәлекләре белән танышырга мөмкинлек бирә.

Татар телен өйрәнергә теләүчеләр https://www.rustore.ru/catalog/app/novayu.proga.salam сылтамасы буенча Андроид телефоны я планшетларына “Сәлам” кушымтасын күчереп алырга мөмкиннәр.

“Сәлам”гә керегез, күчереп алыгыз һәм татар телен өйрәнә башлагыз!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

“Сәлам” мобиль кушымтасы УФһТУ магистранты проекты буенча ясалган!
“Сәлам” мобиль кушымтасы УФһТУ магистранты проекты буенча ясалган!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: