Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август , 09:30

Башкортстанда гадәттән тыш хәл

Быелгы мул яңгырлардан байтак районнарда авыл хуҗалыгына сизелерлек зыян килү сәбәпле, 11 сентябрьгә кадәр гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Тиешле боерыкка Радий Хәбиров кул куйды.

Башкортстанда гадәттән тыш хәл
Башкортстанда гадәттән тыш хәл

2024 елның 11 июленнән 20 августына кадәрге чор гадәттән тыш дип танылды. 

Авыл хуҗалыгы министрлыгына, муниципалитетлар белән бергәләп, туфракның артык дымлану нәтиҗәләрен йомшарту буенча чаралар планын тормышка ашыру йөкләнде.

Районнар һәм шәһәр администрацияләренә крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре белән берлектә  авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуыннан килгән зыянны һәм гадәттән тыш хәл кертелү вакытына кадәр тотылган чыгымнарны нигезләүче документларны 5 сентябрьгә кадәр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрергә кирәк була.

Чыганак: https://www.bashinform.ru/news/social/2024-08-23/v-bashkirii-vveli-rezhim-chrezvychaynoy-situatsii-3896006

Башкортстанда гадәттән тыш хәл
Башкортстанда гадәттән тыш хәл
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: