Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2024, 09:33

Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм

Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ашыгыч гуманитар ярдәм җыя башлады. Бу хакта комитетның рәисе Вито Сабиров хәбәр итте.

Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм
Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм

Гуманитар ярдәмне 10:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр #МыВместе Республика волонтерлык үзәгендә тапшырырга мөмкин. Ял көннәре юк.

Аның адресы: Уфа шәһ., Пушкин ур., 86 ("Яшьлек House" яшьләр пространствосы. Арткы ишегалдының гараж бинасы, төп ишектән сул яктагы капка).

Кирәкле әйберләр исемлеге:

Мәктәп кирәк-яраклары һәм рюкзаклар

Җылы киемнәр һәм аяк киемнәре (көзге)

Урын-җир әйберләре

Одеял, юрганнар

Саклау вакыты 6 айдан да ким булмаган азык-төлек

Гигиена кирәк-яраклары

Балалар һәм өлкәннәр өчен подгузниклар

Бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар 

Балалар өчен туклану җыелмалары

Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм
Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: