Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август , 09:35

Психоневрологик интернатта янгын

Тиз арада бинадан 184 пациент  эвакуацияләнгән, шуларның 47се – урындагы авырулар.

Психоневрологик интернатта янгын
Психоневрологик интернатта янгын

Яңавыл психоневрология интернатында бүген иртән медицина постында 2 кв. м мәйданда янгын чыккан. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын урынына килгән. Алар килүгә интернат хезмәткәрләре янгын сүндерү җайланмасы ярдәмендә янгынны сүндергән булган инде.

Яну сәбәбе билгеләнә. Аның түшәмдәге электр яктырткычы ватылуы сәбәпле чыгуын фаразлыйлар.

Чыганак: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Психоневрологик интернатта янгын
Психоневрологик интернатта янгын
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: