Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 август 2024, 12:04

Уфада узган төн Зыя Камали йортын җимергәннәр

Зыя Камали йортында заманында халык шагыйрьләре Мәҗит Гафури һәм Сәйфи Кудаш та яшәгән.

Уфада узган төн  Зыя Камали  йортын җимергәннәр
Уфада узган төн Зыя Камали йортын җимергәннәр

Уфаның Мәҗит Гафури урамындагы Зыя Камали йортын җимерү куркынычы менә инде берничә ел игътибар үзәгендә булды. Эш шунда, әлеге бистәдә күпкатлы йортлар төзелә. Төзелеш бу тарихи биналар янына килеп терәлгән иде.

Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлеге  битараф булмаган халык акчалары ярдәмендә экспертиза үткәрде. Нәтиҗәдә, бина дәүләт саклавында булган Башкортстанның мәдәни мирас объекты итеп танылган иде. Ул
Башкортстандагы 16 мәдәни мирас объекты кичектергесез реставрация таләп итә торган һәйкәлләр исемлегенә керде.

Ләкин  төзелеш тарихи биналар белән исәпләшеп тормый, мәдәни мирас объекты биналарының  статусын үзгәртүгә дә сәләтле икән.

 

Фото: Мунир ВАФИН.

Уфада узган төн  Зыя Камали  йортын җимергәннәр
Уфада узган төн Зыя Камали йортын җимергәннәр
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: