Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 23:10

Котырган әби!

Туймазыда 88 яшьлек пенсионер карчык сигез машинаны кыйраткан.

Котырган әби!
Котырган әби!

Әлеге хәл Интернет аша таралды. Анда пенсионер карчыкның күпкатлы йорт янында таяк белән машиналарны тукмавы төшерелгән. Карчык машиналарның пыялаларын, фараларын, башка урыннарын кыйрата. Ул барлыгы сигез машинаның башына җиткән. Арада кыйммәтле чит ил машиналары да бар. Зыян күргән машиналарның берсенең хуҗасы чыккач, карчык китеп барган. Машина хуҗасы сүзләренә караганда, ул автомобилен күптән түгел генә сатып алган. Аның машинасын төзәтергә 20 мең сум акча кирәк.

Әлеге хәл буенча полиция тикшерү эшләре башлаган. Алар күрелгән зыян күләме һәм сәбәпләрен ачыклаячак.

 

Видеодан скриншот.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: