Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль , 10:34

Хәйлә корбаны

"Акчагызны арттырасыгыз киләме? Ә-ә, акчам юк, дисезме? Булмаган акчаны да югалтмаска кирәк бит!" – Телефоннан шулай шылтыратып, сезнең һәм сезнең акчаларыгыз өчен борчыла башласалар, сак булыгыз!

Хәйлә корбаны
Хәйлә корбаны

Красноярск краенда яшәүче 60 яшьлек хатын Октябрьский шәһәрендәге  туганнарына кунакка кайткан һәм телефоннан "инвесторлар" белән аралашуын дәвам иткән.

Ул да булса моңарчы аңа мессенджерлар  аша таныш түгел затлар бәйләнешкә чыккан. Алар үзләрен инвестицияләр буенча эксперт дип таныштырган.  Бер ай элек кыйммәтле кәгазьләргә акча салу сылтавы белән пенсионерны интернет-кушымта йөкләргә  һәм интернет-бизнеска 11,5 миллион сумнан артык акча кертергә күндергәннәр.  Шуларның 8 миллион сумы – пенсионерның шәхси акчалары булган, ә 3 миллионын ул кредитка алган. Ханым зур табыш алуга өметләнеп, бөтен акчасын ялган инвестицияләргә күчергән. Аферистлар, зур капиталны эләктергәч, элемтәгә чыгудан туктаган.

Алданган ханым полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хәйлә корбаны
Хәйлә корбаны
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: