Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль , 22:46

Нефтекама үсмерләре дөя урлап танылды

Нефтекама шәһәрендә үсмерләр цирк дөясен урлап, аны шәһәр белән таныштырганнар.

Нефтекама үсмерләре дөя урлап танылды
Нефтекама үсмерләре дөя урлап танылды

Чегәннәрнең ат урларга яратуын белмәүче кеше юктыр. Ә менә Нефтекама яшүсмерләренең дөя урларга әвәс икәнлеген белсә дә, азлар беләдер.

Яшүсмерләр Севастопольдән килгән “Круиз” цирк-шапитосында уйнаучы Аксель исемле дөяне урлаган. Цирк хезмәткәрләре полициягә гариза язган. Яшүсмерләр дөяне ияртеп йөргәннәрен видеога төшереп, язманы социаль челтәрләр аша тараткан. Аларны цирк хезмәткәрләре дә күреп калган. Малайлар бу эшләреннән ялыккач, дөяне ташлап китеп барганнар. Дөя исә килгән юлын хәтерләп кире цирк урнашкан урынга кайткан. Севастополь циркы артистлары Нефтекама шәһәрен хәтерләрендә озак саклар.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: