Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль , 09:28

Күчмә цивилизацияләр музеенда булдыгызмы әле?

Анда сезне төбәк тарихына мавыктыргыч сәяхәт көтә. 

Күчмә цивилизацияләр музеенда булдыгызмы әле?
Күчмә цивилизацияләр музеенда булдыгызмы әле?

6 июльдә Чишмә районында Тура хан кәшәнәсе янвнда Күчмә цивилизацияләр евразия музееның визит-үзәге  ачылган иде.  600 кв. метрдан артык мәйданлы бинада туристлар тарихка сәяхәт кыла ала. Анда XIV-XV йөзләрдәге тарих сәхифәләре тергезелгән. Музей-үзәк бу төбәктә булдыралачак туристик кластерның беренче өлеше. Кластер  Тура хан һәм Хөсәен бәкнең Алтын Урда чорына караган таш мавзолейларын үз эченә алачак. 

Музейның уң канатында  кечкенә экспозиция урнаштырылган. Анда Тура хан мавзолееның кечерәйтелгән күчермәсе тәкъдим ителә. Ул Урта гасырлардагы төрбәләр архитектурасының төп үзенчәлекләрен аңлату өчен күрсәтмә әсбап булып хезмәт итә. Экспозициядә шулай ук якындагы зират-некрополь һәм Хөсәен бәк мавзолееның тышкы күренеше реконструкциясе тәкъдим ителгән.

Экспонатлар арасында VII гасыр ислам мәдәнияте тарихына белән бәйле ядкарьләрнең күчермәләре бар. Витриналарда Коръән һәм хәлиф Гомәр ибн әл Хаттаб кылычының күчермәләре тәкъдим ителгән.

Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге Башкортстан халкы һәм туристларны  җәлеп итә башлады да инде. Аеруча ял көннәроендә халык күп.

Туристик нокта Республика башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән оештырылды. 

Чыганак: Башинформ.

Күчмә цивилизацияләр музеенда булдыгызмы әле?
Күчмә цивилизацияләр музеенда булдыгызмы әле?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: