Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль , 09:48

Димдә фаҗига

Миякә районының Илчегол авылы янында Дим елгасында су коенганда, кызларның берсе бата башлаган.

Димдә фаҗига
Димдә фаҗига

Миякә районының Илчегол авылы янындагы Дим елгасында коенганда  9 яшьлек кыз батып үлгән. Бу хакта республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ике кыз Дим елгасында су коенган булган, кинәт аларның берсе бата башлаган. Икенче кыз дустын коткарырга тырышып караган. Шундагы кешеләр аны судан тартып чыгарырга өлгергәннәр, бәлки, шуның белән аны үлемнән коткарганнардыр да. Баткан кызны, эзләп карасалар да, таба алмаганнар.

Гадәттән тыш хәл турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткәннәр. Эзләү эшләре башланган. 

Су коенганда бик сак булу кирәклеген хәтерегезгә төшерәбез. Аеруча балалаларны су коену өчен махсус җиһазландырылмаган урыннарга үзләрен генә су керергә җибәрмәскә тырышыгыз. 

Чыганак: Башинформ.

Димдә фаҗига
Димдә фаҗига
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: