Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль , 10:27

Сабыйны санавиация белән Уфага китергәннәр

Мәләвез районының Дарьино авылындагы авариядә зыян күрүчеләр нихәлдә?

Сабыйны санавиация белән Уфага китергәннәр
Сабыйны санавиация белән Уфага китергәннәр

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Мәләвез районындагы үлемечле юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр үзәк район хастаханәсенә китерелгән, ә иң нәни пациентны – имчәк баласын  санитавиация белән Уфага РДКБга алып килгәннәр.

Элегрәк Меләвез районара тикшерү бүлеге 16 яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгаткан иде. Аны  транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда, моның кеше үлеменә китерүдә гаелиләр.

Тикшерүчеләрнең версиясе буенча, 16 июль кичендә Дарьино авылындагы авариядә мотоциклчы дүрт җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 17 яшьлек кыз һәлак булган, ә 20 яшьлек егет, 4 айлык бала һәм аның 20 яшьлек әнисе төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә китерелгән.

Чыганак: "Башинформ".

Фото: ГИБДД.

Сабыйны санавиация белән Уфага китергәннәр
Сабыйны санавиация белән Уфага китергәннәр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: