Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль , 22:45

Район хакимияте җитәкчеләре самокатта йөриячәк!

Уфа шәһәр хезмәтләре электр самокатларын куллана башлады.

Район хакимияте җитәкчеләре самокатта йөриячәк!
Район хакимияте җитәкчеләре самокатта йөриячәк!

Уфа шәһәр хезмәтләре электр самокатларын куллана башлады. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үзенең шәхси битендә башкала мэры Ратмир Мәүлиев хәбәр итте.

– Иҗтимагый хәвефсезлек үзәгенә паркларны, скверларны  патрульләү өчен 15 электр самокаты тапшырылды. Самокатларның һәм велосипедларның киләсе партиясе шәһәр хезмәтләре арасында бүленәчәк, аларның җидесен район администрацияләре башлыкларына шәхсән тапшырачаклар, – диде Ратмир Мәүлиев.

Аның сүзләренчә, электр самокатлары куллану бу хезмәткәрләрнең оператив эшен тәэмин итәчәк.

Ратмир Мәүлиев бу транспортка бәйле күрелгән хәвефсезлек чараларын да телгә алды. Аңа караганда, өлешчә балалар мәйданчыклары янында һәм парк зоналарында хәрәкәт итү тыелган. Шулай ук уку елы башыннан 33 мәгариф учреждениесе тирәсендә дә чикләүләр кертеләчәк.

 

Ратмир Мәүлиев фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: